Казанда исерек ир-ат полиция постында травматик пистолеттан аткан
Казанда тоткарланган ир-ат полиция постында пистолеттан аткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Узган төндә полиция хезмәткәрләренә Бауман урамында низаг чыгуы турында хәбәр килә. Исерек ике ир-атны тоткарлаганнар һәм полиция постына китергәннәр.
Бу хәлгә ачыклык керткәндә тоткарланган ир-атларның берсе шәхси травматик пистолетыннан тәрәзәгә аткан. Ачыкланганча, аның корал саклауга һәм йөртүгә рөхсәте булган.
Бу факт буенча җыелган материаллар хокукый бәя бирү өчен тикшерү органнарына тапшырылачак, дип ачыклык керттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә.