Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәлендәге язуларны яңарттылар
Мәскәүдә татар әдәбияты классигы Муса Җәлил һәйкәлендәге язуны яңарттылар һәм «Советлар Союзы Герое. Шагыйрьгә» дигән язу өстәделәр. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Фото: © Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге
Мондый инициатива Зябликово районы Ветераннар советыннан килгән. Җәлил урамы да шунда урнашкан, анда 2012 елда шагыйрьгә һәйкәл куелды .
Фото: © Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге
Тантаналы чарада Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм әлеге чараны оештырган Зябликово районы җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Фото: © Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге
Муса Җәлил турындагы мәгълүматны һәйкәлдәге язудан гына түгел, ә монумент янындагы таблицадан да белергә мөмкин.
Фото: © Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге
Россия башкаласында шагыйрьгә һәйкәл Мәскәү һәм Татарстан хакимиятләренең уртак карары буенча урнаштырылган иде.