Миңнеханов Татарстан муниципалитетлары бәйгесендә җиңүчеләргә 100 автомобиль тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында узган республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды. Тантана «Казан Экспо» күргәзмә комплексы каршындагы мәйданчыкта узды.
«Бу җирле үзидарәгә ихтирам күрсәтү. Бу четерекле, бик катлаулы һәм рәхмәтсез эш. Сез бөтен авырлыкларны - федераль, республика һәм район дәрәҗәләрендәге барлык хаталарны да үз өстегезгә аласыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстан Хөкүмәте хезмәткәрләрнең мобиль булуын һәм үз эшләреннән канәгать булуын тели, дип билгеләп үтте.
«Сез моңа лаек. Без сезне якынлашып килүче Республика көне белән котлыйбыз һәм сезгә сәламәтлек, яхшы эш һәм сезн территорияләрнең чәчәк атуын телибез», - дип йомгаклады Миңнеханов.
Смотр-конкурста җиңүчеләргә барлыгы 100 автомобиль тапшырылды, алар арасында 97 Lada Niva Travel һәм 3 Sollers Atlant автобусы. Конкурсны уздыру чорында муниципалитетларга 3 меңгә якын автомобиль тапшырылды.
Быел конкурста Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм ике шәһәр округы катнашты. Конкурста катнашу өчен барлыгы 200 гариза бирелгән, шуларның 100е җиңүче булган.