Марат Җәббаров Кайбыч районында ындыр табагында эш барышы белән танышты
Кайбычка республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән «Август» компанияләр төркеме генераль директоры Александр Усков, «Август-Агро» идарәче компаниясе генераль директоры Айдар Галәветдинов килде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.
Аларны «Август-Кайбыч» җәмгыяте территориясендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Камалетдинов, әлеге җәмгыятьнең генераль директоры Александр Иванов каршы алды.
Алар җәмгыять басуларында урып-җыю барышын вертолетта карап әйләнде. Терлекчелек комплексы төзелеше, ындыр табагында эш барышы белән танышты. Җәмгыятнең әле күптән түген генә сафка баскан офисын да карадылар.
«Кайбыч районы үз тарихында икенче тапкыр бөртекле культуралардан 100 мең тоннадан артык ашлык суктырды. Аның беренчесе 2017 елда булган иде. Быел әлеге уңышка «Август-Кайбыч» җәмгыяте саллы өлешен кертте. Гомуми уңыш буенча Кайбыч республикада беренче унлыкка, бер гектардан уртача уңдырышлылык буенча беренче бишлеккә керә. Хәзергә урып-җыю дәвам итә, без 100 мең тонна чиген уздык инде», — диде район башлыгы.