Әгерҗедә Гитара фестивале булды
Республика көне алдыннан Әгерҗе шәһәрендә «Әгерҗе аккорды» гитара фестивале уздыру матур традициягә әверелде. Быел ул «Яшьлек» паркында үтте. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Фестивальдә катнашучылар төрле музыкаль композицияләр, автор җырлары һәм көйләр башкардылар.
Һәр катнашучыга диплом, брендлы футболка һәм блокнот, сертификат тапшырылды.