Миңнехановка исламны кабул итүнең 1100 еллык бәйрәме өчен Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерләнгән һәм үткәргән өчен Россия Президентының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы җитәкчесенә бүләкне Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тапшырды.
«Россиягә һәм Татарстан Республикасына хезмәт итәм!»— дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның чәчәк атуын, ә анда яшәүчеләргә тынычлык һәм татулык теләде.
Исегезгә төшерәбез, кичә Казан Кремлендә Республика көненә багышланган Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Аннары республика җитәкчесе Татарстан муниципалитетлары арасында смотр-конкурс җиңүчеләренә 100 автомобиль тапшырды.
Игорь Комаров Казанга эш сәфәре белән республика башкаласында узучы икенче Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында катнашу өчен килде.