Әтнә театрының драматургия конкурсында икенче турга үткән пьесалар исемлеге билгеле
Әтнә театры үзе гамәлгә куйган Балалар һәм яшүсмерләр арасында республикакүләм драматургия конкурсының озын исемлеген чыгарды. Лонг-листка 15 пьеса кергән.
«Безнең бу конкурсны башлау максаты, беренчедән, татар телендә иҗатка игътибарны арттыру, икенчедән, театрның легендасы булган Гомәр Мәрданов исемен мәңгеләштерү булса, тагын бер төп максатыбыз – балалар театрлары өчен әсәрләр булдыру, шулай итеп, татар драматургиясе үсешенә өлеш кертү. Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивален башлап җибәргәч балалар театрлары өчен әсәрләр юклыгы проблемасын ачык күрдек», – диде театр директоры Ленур Зәйнуллин.
Исемлектә Әтнә, Арча, Актаныш, Чистай, Казаннан, хәтта Төркиядән дә бер автор бар.
«Дүртаяклы дуслар». Алинә Шириязданова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы;
«Кечкенә кешеләрнең олы борчулары». Динә Сафина, Әтнә районы, Күәм авылы;
«Куян белән Бүре баласының дуслыгы». Салават Хизбуллин, Чистай шәһәре;
«Көтеп алган күчтәнәч». Айзирә Кашапова, Актаныш районы, Чишмә авылы;
«Матур чәчәкләр». Суфия Галикова, Казан шәһәре;
«Назлы һәм алсу дөнья маҗаралары». Йосыф Орман, Төркия;
«Ни чәчсәң – шуны урырсың». Ания Йосыпова, Арча районы, Түбән Аты авылы;
«Олы юл чатында». Зилә Габдрахманова, Арча районы, Наласа авылы;
«Сәяхәт». Ильяс Сираев, Чаллы шәһәре;
«Табигатьне бергә сакLIKE!». Сәидә Маликова, Актаныш районы, Актаныш авылы.
«Туп». Закир Сираев, Чаллы шәһәре;
«Хуҗа сайлау». Аделина Шәнгәрәева, Әлмәт шәһәре;
«Хәйләсез дөнья – файдасыз». Мәдинә Габдрахманова, Әтнә районы, Күңгәр авылы;
«Әни сүзе». Камилә Хәмидуллина, Арча районы, Хәсәншәех авылы;
«Зәңгәр үрмәкүч». Аяз Батталов, Әтнә районы, Күәм авылы.
Пьесаларны Татарстан язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург Илгиз Зәйниев, Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, «Татар-информ»ның мәдәни күзәтүчесе, журналист Рузилә Мөхәммәтова укып бәяләгән. Конкурсның координаторы – Әтнә театрының директор урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова.
Җиңүчеләр ноябрь аенда билгеле булачак. Театр җиңүчеләрне тантаналы шартларда котлаячак.
- Конкурсның приз фонды – 60 мең сум.
- Конкурс Әтнә театры оештырган Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале кысаларында үткәрелә.
- Проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Рдеспубликасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.