Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2023

Казанның 21нче сырхауханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллинны соңгы юлга озаттылар

0
Казанның 21нче сырхауханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллинны соңгы юлга озаттылар

Рөстәм Гайфуллинның гомере 25 август төнендә ялда вакытта кан китүдән өзелгән иде.

Бүген Казан дәүләт медицина академиясеннән Казанның 21нче сырхауханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллинны соңгы юлга озаттылар.

Фото: © Рифат Каюмов

Баш табиб белән хушлашырга аның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, танышлары һәм Рөстәм Гайфуллин ярдәме белән тернәкләнгән кешеләр килде. Йөзләгән кеше мәрасим билгеләнгән вакыттан бер сәгать алда килеп, сәхнәгә чәчәк салган һәм залда урын алган иде. Медицина академиясенең актлар залында утырырга түгел, басып торырга да урын калмады. Залга керә алмаучылар хушлашу минутларын сабыр гына коридорда көтте.

Фото: © Рифат Каюмов

Рөстәм Гайфуллин белән хушлашу мәрасимен Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казанның 12нче сырхауханәсе генераль директоры Рамил Әхмәтов алып барды. «Рөстәм Гайфуллин 25 ел гомерен Республика клиник хастаханәсенә багышлады, шул исәптән 10 елга якын аның җитәкчесе булды. Соңгы 5 ел дәвамында ул республиканың иң эре сырхауханәләрнең берсе – Казанның 21нче сырхауханәсен җитәкләде. Бүген безнең өчен матәм көне», - диде Рамил Әхмәтов.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин кызыл розалар бәйләме белән килде. Ул үзен Рөстәм Гайфуллинның шәкерте, дип атады. «Мин 20 ел элек РКБга эшкә килгәч, Рөстәм Гайфуллин, ул вакытта җитәкче булмаса да, хирургия табиблары арасында лидер иде. Шул вакыттан бирле ул минем остазым булды. Дәвалау серләренә дә, җитәкчелек эшенә дә мин Рөстәм Гайфуллиннан өйрәндем», - диде Марсель Миңнуллин.

Марсель Миңнуллин Республика клиник хастаханәсенең яңартылуы, төзекләндерелүе Рөстәм Гайфуллин исеме белән бәйле булуын әйтте. Хастаханәдә бөтен көченә ремонт эшләре барганда да авыруларны кабул итү кимемәгән. «Аның җитәкчелегендә Татарстанда беренче мәртәбә авыруга чит кешенең бавыры күчерелде. Рөстәм Гайфуллин РКБны югарырак дәрәҗәгә күтәрәбез, дип хыялланып, янып-көеп йөрде», - диде Марсель Миңнуллин.

Фото: © Рифат Каюмов

Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова 2000нче елларда Татарстанның сәламәтлек саклау тармагын яңарту клиник хастаханәдән башлануын әйтте. «Башка сырхауханәләрнең алдагы көне, башлыча, РКБны яңартуга бәйле иде. Бездә югары технологияле медицинага таба барып булганын Рөстәм Гайфуллин җитәкләгән РКБ күрсәтте. Рөстәм Гайфуллин 21нче сырхауханәгә күчкән вакыт та авыр чорга – ковид чорына туры килде. Анда да ул үзен югары квалификацияле белгеч буларак күрсәтте», - диде Светлана Захарова.

Фото: © Рифат Каюмов

Казанның «Бишбалта» мәчете имам-хатыйбы Госман хәзрәт Исхаков Рөстәм Гайфуллин рухына дога кылды, мөселманнарча җирләнәчәген әйтте.

«Бүген бәйрәм көн дип тормадыгыз, үзегезнең кардәшегезне ахыргы сәфәренә озатырга килдегез. Бәндәнең дөньяда ничек яшәгәне аның ахыргы көнендә билгеле була. Җеназа намазына кеше күп килсә, бәндәнең бу дөньяда файдалы булганы күренә. Бәндәләрнең иң хәерлесе – башка бәндәләргә файдалы булганы», - диде Госман хәзрәт Исхаков.

Рөстәм Гайфуллинны җирләргә Тынычлык бистәсе зиратына алып киттеләр. Аның гомере 25 август төнендә ялда вакытта кан китүдән өзелгән иде.

Фото: © Рифат Каюмов

  • Рөстәм Гайфуллин 1966 елның 6 сентябрендә Казанда дөньяга килгән. 1989 елда «дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан медицина институтын тәмамлаган. 1990 елда – интернатура, хирургия, 2014 елда Казан дәүләт медицина академиясендә сәламәтлек саклауны һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеген оештыру буенча профессиональ әзерлек узган.
  • 1989-1990 елларда – Республика клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге табиб-интерны. 1990-1993 елларда – Казанның 18нче хастаханәсенең үлекле хирургия бүлеге хирургы. 1993-2006 елларда Республика клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге табибы. 2006-2010 елларда – Республика хастаханәсе баш табибының беренче урынбасары. 2010-2018 елларда – Республика клиник хастаханәсенең баш табибы. 2018 елдан – 21нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы.
  • ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» Күкрәк билгесе, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте, «Татарстанның атказанган табибы» Мактаулы исеме, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Президенты Рәхмәтенә лаек кеше.




Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин назвал победителей конкурса «Педагоги года Москвы»





Москва

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Музею-заповеднику "Царицыно" – 40 лет



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Михаил Кутушов

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Команда Центрального округа Росгвардии стала призером на чемпионате по пожарно-спасательному спорту в Москве (видео)

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России

Волонтеры Президентской академии в Санкт-Петербурге вносят свой вклад в развитие и повышение доступности спорта для граждан


Миомир Кецманович

Кецманович отказался от борьбы в игре с Медведевым на "Ролан Гаррос"



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

От лифта до елочки: российская стройка ищет и находит ресурсы и идентичность



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России