Хөснуллин: Татарстан үзенең казанышлары белән талантлы һәм кунакчыл халкына бурычлы
Татарстан динамик рәвештә үсә һәм үзгәртеп корулар юлында ышанычлы алга бара, дип белдерде Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин. Ул халыкны Республика көне белән котлады, нәкъ менә аларның тырышлыгы белән зур нәтиҗәләргә ирешүебезне билгеләп үтте.
Татарстанда торак йортлар төзелә, юллар салына, транспорт һәм социаль инфраструктура үсеш ала, инвестицияләр арта һәм яңа проектлар гамәлгә ашырыла, дип билгеләп үтте Хөснуллин.
«Бу казанышлар белән Татарстан үзенең талантлы һәм кунакчыл халкына бурычлы, алар патриотизм һәм хезмәт сөючәнлек кыйммәтләрен олылый, күпмилләтле Россия һәм туган республика традицияләрен хөрмәт итә, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында. — Татарстанның чәчәк атуын, республиканың барлык халкына уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телим! Бәйрәм белән! Бәйрәм белән!»
Исегезгә төшерәбез, бүген иртән татарстанлыларны бәйрәм белән шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та котлады. Ул Татарстанның Россия Федерациясендә терәк субъектларының берсе, кайбер макроикътисади күрсәткечләр, инвестицион җәлеп итүчәнлек һәм тормыш сыйфаты буенча лидер икәнлеген ассызыклап, моның өчен халыкка рәхмәтен белдерде.