Кытай хакимиятләре хариталарда Русиянең бер өлешен үз җире дип билгеләгән
Сүз Амур елгасындагы Зур Уссури утравы турында бара. 2008 елда Мәскәү белән Пекин килешү төзеде, аңа ярашлы утрау ике ил арасында бүленде. Әмма яңа рәсми харитада Кытай утрауны тулысынча үзенеке итеп куйган һәм аны ил җирләренең иң көнчыгыштагы ноктасы дип билгеләгән.