Миңнеханов Татарстан һәм Казан турында видео белән уртаклашты
Республика көнендә Татарстан халкы һәм туристлар Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы Казан турында ни уйлаулары хакында сөйләде. Видеоны үзенең телеграм-каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтте.
Сораштыруда катнашучылар фикеренчә, Казан — илебезнең иң танылган урыннарының берсе, мәдәниятләр киселеше урыны, чиста һәм кунакчыл шәһәр, ә Татарстан — Россиянең төп бизәкләренең берсе.