Казанда «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате фестивале бара
Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында ЮНЕСКО эгидасы астында «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате фестивале бара.
Биредә 300 дән артык халык жанры җырчылары һәм биючеләре катнашачак, дип көтелә.
Бәйрәм үзәгендә милли сувенирлар сату нокталары эшли, балалар өчен мастер-класслар уздырыла.
«Казан сөлгесе» фестиваль-конкурсы милли җыр-бию сәнгатен саклап калу һәм үстерү, талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, Россия, якын һәм ерак чит илләр халыкларының рухи һәм әхлакый яңарышына ярдәм итү максатыннан үткәрелә.