Рөстәм Миңнеханов Нокса елгасы буендагы яңа парк турында: Бик уңайлы ясаганнар
Республика һәм шәһәр көнендә Казанның Совет районында Нокса елгасы буенда тантаналы рәвештә яңа парк ачылды. Җәмәгать киңлеген карарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.
Танышу объект турында кыска презентациядән башланды, шуннан соң Татарстан Рәисе бөтен территорияне әйләнеп чыкты һәм халык белән аралашты. «Һава торышы яхшы. Ял итәбез. Монда бик матур, бик уңайлы ясаганнар», — дип аралашты ул биредәге балалар белән.
Парк үзе хәзер җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен уңайлы юллары булган яшелләндерелгән территориядән гыйбарәт. Берничә функциональ зона төзелгән: памп-трек, воркаут өчен мәйданчык, барбекю зонасы, этләр йөртү өчен мәйданчык, балалар зонасы, ял итү үзәге һәм кафе.
«Бездә ике ел эчендә 4 километрга якын яр буе зонасы барлыкка килде. Ул республика халкы һәм кунаклары өчен, әмма беренче чиратта бу районда яшәячәк 45 мең кеше өчен», – дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы шәһәрләрне үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина.