Миңнеханов Кремль дамбасы буендагы төзекләндерелгән территорияне карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кремль транспорт дамбасы буе территориясен төзекләндерүне бәяләде. Бу яр буе өлеше шәһәрнең тарихи үзәген «Казан» гаилә үзәге урнашкан яңа микрорайон белән бәйли. Бу хакта Татарстан Республикасы җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Кремль яр буеннан «Казан» гаилә үзәгенә алып баручы велосипед һәм җәяүлеләр юлларын карады. Киләчәктә биредә велосипедта йөрү, йөгерү һәм спорт марафоннары үткәреләчәк, дип сөйләделәр Татарстан Рәисенә.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Ял итү зонасы буйлап агач һәм куаклар утыртылган, рекреацион зоналар урнаштырылган, анда казанлылар ял итә һәм шәһәр күренешләренә соклана алачак.
Рөстәм Миңнеханов белән бергә объектта Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина һәм башкалар булды.