Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казансу елгасы өстендә бәйрәм салюты булды
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казансу елгасы өстендә музыкаль бәйрәм салюты атылды. Музыкаль өлешне «Болгар» радиосының 91,5 fm дулкынында тыңлап булды.
Салют вакытында «Казан» гаилә үзәге янындагы сәхнәдән Салават Фәтхетдиновның «Мин яратам сине Татарстан» җыры да яңгырады.
Зур бәйрәм концертында Ришат Төхвәтуллин, Алия Карачурина, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов җырлады. Бәйрәм концертының хедлайнерлары булып рус эстрадасының танылган артистлары Клава Кока һәм Jony чыгыш ясады.