Татарстан Рәисе Мексиканың Россиядә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мексиканың Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдуардо Вильегас Мехиас белән очрашты. Очрашу «Казан» ат спорты комплексында булды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Россия һәм Мексика – стратегик партнерлар. Безнең илләр арасында товар алмашы 4 млрд долларга җитә. Бүгенге гади булмаган вакытта Мексиканың үз позициясе бар һәм без моны югары бәялибез», – диде Миңнеханов.
Ул ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстанның Мексика белән хезмәттәшлектә кызыксынуын искәртте. Аның сүзләренчә, хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп – энергетика, сәнәгать, автомобиль төзелеше, газ-мотор ягулыгы, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, шулай ук мәгариф, мәдәният, спорт, туризм өлкәсендә элемтәләрне ныгыту потенциалы зур.
Илче Татарстан Рәисенә җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде, икътисади багланышлары киңәйтүдә эшләргә әзер булуын әйтте. Аның сүзләренчә, Мексика вәкилләре якын арада икътисадны үстерү ягыннан ике якка да отышлы булган юнәлешләрне билгеләү өчен тулы анализ ясарга җыена.