Әлмәт районында реконструкциядән соң яшүсмерләр клубы ачылды
Бүген, Татарстан Республикасы көнендә, Әлмәт районының Түбән Мактама авылында реконструкциядән соң «Родничок» яшүсмерләр клубы ачылды. Объектны яңартуга республика бюджетыннан 20 миллион сум бирелгән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
260 квадрат метр мәйданлы клубта көрәш өчен универсаль зал – көрәш, тхэквондо, кикбоксинг, армрестлинг һәм гомуми физик әзерлек өчен тренажер залы урнашкан.
Моннан тыш, киенү бүлмәләре һәм ярдәмче бүлмәләр ремонтланган. 1972 елда төзелгән бина соңгы ремонтны 2007 елда гына күргән.