Рөстәм Миңнеханов җиңел һәм авыр нефтькә салым тигез булуга канәгатьсезлек белдерде
Бүген Татарстан нефть, газ, химия форумының пленар утырышында Россия нефть, газ компанияләре үсеше перспективалары турында фикер алыштылар. Чара форумда катнашучыларны Россия вице-премьеры Александр Новак видеосәламләве белән башланып китте.
Аның сүзләренчә, Татарстан нефте Россия һәм берничә чит ил икътисадын энергия ресурслары белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.
«Татарстан нефть-газ химиясе форумы абруйлы халыкара чарага әверелде. Форум мәйданчыгы нефть-газ секторында төп катнашучыларны берләштерә, фикер алышу, дискуссия, агымдагы чакыруларга җавап эзләү, шулай ук тармак эшен алга таба камилләштерү буенча нәтиҗәле алымнар һәм новаторлык тәкъдимнәре булдыру өчен уникаль платформа булып тора», - диде ул.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, белдергәнчә, Татарстанда нефть, газ, химия тармагы 62 процент тәшкил итә. «Без сәнәгать җитештерүе өлкәсендә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе», - диде ул.
«80 ел без нефть чыгарабыз, безнең ятмалардан 3,5 млрд тонна нефть чыгардык инде, һәм тагын 200-300 ел нефть чыгара алабыз. Әмма моның өчен конкурентлы эшләргә мөмкинлек бирә торган этәргеч кирәк», - дип дәвам итте Татарстан Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, «Татнефть» компаниясе югары үзлекле нефтьне нульдән эшкәртүне җайга салды һәм чит ил компанияләренең уртак предприятиеләр тәкъдим итү омтылышларына карамастан, үзебезнең ил җиһазларын гына файдаланды.
«Фән - ул нигез. Аның ярдәмендә без катализаторлар һәм катлаулы компонентлар кебек барлык проблемаларны хәл иттек диярлек. Фәнгә бик җитди игътибар бирергә кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә дәүләттән стимуллаштыру бик мөһим, әмма бүген аңлашылмаучанлык бар. «Әгәр югары үзлекле нефть турында сөйләсәк, классик һәм җылылык ысулы белән тапканда да салым салу бертөрле диярлек. Бу гаделме?» - диде Татарстан Рәисе.
Ул белдергәнчә, нефть-газ секторы йөкләнешне арттырган очракта тиз арада акча алырга мөмкинлек бирә. Әмма бу капитал предприятиеләр үсешенә инвестицияләргә тотылырга тиеш.
«Нефть-газ секторы бик күп капитал һәм акча таләп итә. Банк кредитлары хисабына проектларны гамәлгә ашырып булмаячак. Соңгы вакытта тармакка салым йөкләнешен күтәрерләр дигән курку бар, ә проектлар белән нәрсә булачак? Әгәр компаниянең акчасы булмаса, эш акрыная башлаячак», - диде Татарстан Рәисе.
Ахырда ул форумның стратегик яктан мөһим булуын ассызыклады, бигрәк тә Россия нефть-газ «платформасында» торган шартларда.