Миңнеханов, Кравцов һәм Шувалов Татарстанда 11 яңа мәктәпне файдалануга тапшырды
Бүген Татарстанда 11 яңа мәктәпне кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм ВЭБ.РФ үсеш дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов видеоконференцэлемтә режимында кушылды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада яңа мәктәпләрне «Мәгариф» илкүләм проекты, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча һәм республика бюджеты акчасына төзеделәр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда мәгариф системасын үстерүгә аерым игътибар бирәләр. «Яңа уку елы алдыннан 11 гомуми белем бирү оешмасы төзелде, аларга 17 миллиард сумнан артык акча тотылган», - диде ул.
Бүген Арча, Алексеевск, Биектау, Тукай, Мамадыш районнарында, шулай ук Казанда һәм Чаллыда мәктәпләрне файдалануга тапшырдылар. Өч зур проект (ПроШкола) ВЭБ.РФ корпорациясе катнашында гамәлгә ашырылган.
Казанның Идел буе районында 1501 урынлы мәктәп файдалануга тапшырылды, мондый уку йорты Чаллының 34нче комплексында да ачылды. Арча районы Түбән Мәтәскә авылында 500 урынлык мәктәп әзер.
«Бу модель буенча мәктәпләр төзү проекты - кыю адым булды. Татарстанда безнең проектларны гамәлгә ашыруның иң яхшы тәҗрибәсе. Рөстәм Нургалиевич, безгә ВЭБта сезнең белән эшләргә рәхәт, бу безнең өчен һәрвакыт сыйфат билгесе булып тора», - диде Шувалов.
Фото: © Татарстан Рәисенең телеграм-каналы
Кравцов Татарстанны илнең мәгариф системасында лидер дип атады. «Тулаем илдә, аерым алганда мәгарифтә гамәлгә ашырыла торган күп кенә нәрсәләрне без сездән алабыз, - диде ул. - Һәрвакыт үрнәк итеп китерәбез. Без мәгариф объектларын төзүдә Татарстан тәҗрибәсен алырга һәм бөтен илгә таратырга телибез».
Тулаем алганда, 2010-2022 елларда Татарстанда 88 яңа мәктәп төзелгән һәм 51 меңнән артык яңа урын булдырылган. Бүгенге объектларны исәпкә алып, тагын 9674 урын барлыкка килде.
«10 меңгә якын яңа урын зур шәһәрләрдә генә түгел, Татарстанның кайбер районнарында да барлыкка килде. 13 ел эчендә республикада 60 меңнән артык яңа мәктәп урыны булдырылган. Без бу эшне дәвам итәчәкбез!» - диде Миңнеханов Телеграм-каналында республика өчен мөһим вакыйга турында.
Искәртик, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.