Кравцов: Россиядә беркайчан да дистанцион белем бирү булмаячак
Дистанцион белем бирүдә мөһим тәрбия функциясе, шулай ук укучыларның яшьтәшләре һәм педагоглар белән аралашуы юк, шуңа күрә Россиядә укытуның мондый формасына күчү мөмкин түгел. Бу хакта мәгариф министрлыгы җитәкчесе Сергей Кравцов 10нчы гомумроссия ата-аналар җыелышында белдерде.
«Бездә дистанцион белем алу юк һәм була да алмый, һәм беркайчан да булмаячак. Укучы дистанцион рәвештә укый алмый», - диде ул. ТАСС шул хакта яза.
Министр фикеренчә, дистанцион укыганда укучылар «гармонияле үсеш» мөмкинлекләреннән мәхрүм ителә.
2014 елдан Россия Мәгариф министрлыгы Илкүләм ата-аналар ассоциациясе белән яңа уку елы башланыр алдыннан Гомумроссия ата-аналар җыелышы үткәрә. Мәгариф министрының илнең төрле почмакларыннан ата-аналар белән турыдан-туры аралашуы алардан сыйфатлы кире элемтә алырга, мәгариф һәм тәрбия үсешенең төрле юнәлешләре буенча фикерләр ишетергә ярдәм итә.