Дәүләт Советы депутатлары Татарстанның сәяси эшлеклеләре каберләренә чәчәкләр куйды
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары элеккеге республика парламенты җитәкчеләрен искә алды. Алар Арча һәм Яңа Татар зиратларында сәясәтчеләрнең каберләренә чәчәкләр куйды.
Арча зиратында узган тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Монда ТАССР Югары Советы Президиумының ике рәисе Гали Динмөхәммәтов (1937-1951) һәм Әнвәр Баһаветдинов (1983-1985), Татарстанның беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе (1995-1998) Василий Лихачев җирләнгән.
Яңа Татар зиратында депутатлар ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Сәләх Низамов (1951-1959) һәм Салих Батыев (1960-1983) каберләренә чәчәкләр куйдылар.
«Традицияләр халык хәтерендә булган иң яхшы әйберләрне саклый. Бу көннәрдә республика Дәүләт Советы депутатлары республиканың бүгенге уңышларына һәм тулаем аның үсешенә зур өлеш керткән танылган татарстанлылар, депутатлар, парламент җитәкчеләре, Хөкүмәт җитәкчеләренең каберләрен зыярәт кыла. Без бергә эшләгән елларны хөрмәт белән искә төшерәбез. Алар турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланачак», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук искә төшергәнчә, Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре ел саен каберләрне тәртипкә китерә, зур тикшеренү эшләре алып баралар. «Бу безнең әлеге күренекле кешеләр турында хәтерне саклауга керткән өлешебез», - дип йомгаклады Мөхәммәтшин.
Искәртик, кичә Казанда Әнвәр Баһаветдиновка мемориаль такта ачтылар.