Түбән Камада сөйгәнен алтынчы каттан этеп төшергән ир-атны кулга алдылар
Түбән Камада яшәүче ир-ат сөйгәнен үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
28 августта 34 яшьлек ир-ат һәм аның сөйгәне арасында низаг чыккан. Талашкан вакытта ир-ат хатын-кызны 6нчы каттагы фатирның тәрәзә төбеннән этеп төшергән. 36 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.
Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү алып барыла. 34 яшьлек ир-ат сак астына алынган.