Миңнеханов юл төзелешендә нефть химиясенең яңа казанышлары белән танышты
Бүген Татарстан нефть химиясе форумы кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының түгәрәк өстәле утырышында республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка юл төзелеше өлкәсендә яңа нефть химиясе продукциясен тәкъдим иттеләр.
«Без бик күп юллар төзибез һәм бу юлларның сыйфатлы һәм чыдамлы булуы мөһим», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Беренче булып «Автодор» вәкиле чыгыш ясады. Ул төрле һава шартларына яраклаштыруны исәпкә алып, юл өслегенең ныклыгын арттыру технологиясен тәкъдим итте.
«Поток Плюс» компаниясе битум өчен яңа адгезион состав күрсәтте, ул ныклыкны арттыра һәм асфальт өслекнең чыдамлылыгын күрсәтә. «Апатэк» полимер композицион материаллардан күпер конструкцияләрен ясау һәм куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Соңгы булып «Газпромнефть - битум материаллары» компаниясе вәкиле чыгыш ясады. Ул асфальтның түшәлә торган полосалары арасындагы җөйләрне герметизацияләүнең яңа ысулларын тәкъдим итте.
«Күп нәрсә эшләргә кирәк булачак. Өстәвенә, климатның үзгәрүен исәпкә алырга кирәк, цикллар үзгәрә, юл өслегенә йөкләнеш шулай ук үзгәрә. Барыгызга да нәтиҗәле эш өчен рәхмәт», - дип тәмамлады утырышны Миңнеханов.