Россия мөфтие Кадыровның Чечняда кыйммәтле туйлар үткәрүне тыю идеясен хуплады
Россиянең зур мөселман оешмалары җитәкчеләре Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән килеште, ул республикада кыйммәтле туйларны артык акча тоту дип атады һәм мондый чараларны үткәрү нормаларын ислам кануннарына туры килерлек итеп теркәргә кушты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Кредитка алынган бриллиантлар, туннар һәм кыйммәтле машиналар нәрсәгә бүләк итәргә? Рамзан Кадыров абсолют хаклы - үз тамырларына кайтырга һәм тыйнаграк булырга кирәк», - дип белдерде Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге башлыгы Исмаил Бердиев.
Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие киңәшчесе Ильяс Яруллин шулай ук тыйнаклыкка өйрәтүче мөселман дине кануннарын төгәл үтәргә кирәк, дип билгеләп үтте. Ул никахлашуны якын кешеләр, гаилә белән генә билгеләп үтәргә киңәш итте. Россия мөселман оешмаларының күп кенә вәкилләре фикеренчә, зур туй үткәрү акча туздыруга китерә, исламда исраф итү зур гөнаһ санала.
Искәртик, Кадыров элегрәк шәхсән үзе Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә төбәк территориясендә туй тантаналарын уздыру нормаларын расларга күрсәтмә бирде. Соңгы елларда Чечня җәмгыятендә дингә генә түгел, милли гореф-гадәтләргә дә каршы килә торган «бөтенләй мәгънәсез кагыйдәләр» популярлык казанды, диде ул.