Олимпия уеннары призеры Минзәләдә мастер-класс үткәрде
Минзәләнең «Юбилейный» спорт мәктәбендә Россия йөзүчесе Александр Красныхның мастер-классы узды. Бу хакта «Минзәлә» газетасы яза
«Мастер-класс спортчыларны һәм тренерларны йөзү вакытында тәнне дөрес итеп хәрәкәтләндерү серләренә өйрәтүгә юнәлтелгән иде. Бассейнда суда йөзүнең иң мөһим элементлары башкарылды, хаталар төзәтелде. Коры залда Александр гимнастик күнегүләр күрсәтте, һәр мускул һәм аның эше турында сөйләде», — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллин.
Шулай ук яшь йөзүчеләр Александрның Бөгелмә бассейныннан башлап Олимпия уеннарына кадәр нинди юл үткәне турында сөйләгәнен кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Очрашу автограф-сессия белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.
Бөгелмәдә туган Александр — 2020 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры, кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионы, дөнья чемпионатлары призеры, Европа чемпионатлары чемпионы һәм призеры, Россия чемпионы, Россиянең Атказанган спорт мастеры.