Казаннан махсус операция зонасында хезмәт итәргә Куба гражданнары һәм гарәпләр дә китә
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр арасында чит ил гражданнары да бар. Әйтик, Куба гражданнары һәм гарәпләр, контракт төзеп, хәрби хәрәкәтләр барган зонага юл тота. Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы урынбасары Рөстәм Сафиуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»
«Безгә мөрәҗәгать итүче чит ил гражданнарының саны кисәк артты. Аларның төп мотивы – махсус операциядә ярты ел катнашканнан соң Россия гражданлыгын һәм зур күләмдә акчалата түләүләр алу», - диде ул.
- Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.