Башкортстанның Төмәнәк авылында үзенчәлекле «Кабак бәйрәме» узды
Башкортстанның Туймазы районында урнашкан Төмәнәк авылында үзенчәлекле «Кабак бәйрәме» узды. Бу ризыкның кеше организмы өчен никадәр файдалы һәм кирәкле булуын искәртте оештыручылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар кабак бәлеше салу буенча осталык дәресен алып, казанда пешкән кабаклы тары боткасы, кабактан әзерләнгән мармелад, цукаты, кайнатма һәм башка телеңне йотарлык ризыклар белән сыйланды.
Төмәнәк авылы мәдәният йорты, «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге, Шаран районының Ярәмкә авылы үзешчәннәре һәм Туймазы районының төрле иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасы да, аеруча татар язучысы Фатих Хөснинең «Кабак» әсәреннән сәхнәләштерелгән өзек тамашачылар күңеленә хуш килде, диелә хәбәрдә.