Мөхәммәтшин: Татарстан Конституцион советы гражданнарның абруен һәм ышанычын яуларга тиеш
Татарстан Конституцион советы киләчәктә ышанычлы һәм нәтиҗәле конституцион контроль органына әверелергә, үз абруен күтәрергә һәм иң мөһиме – гражданнарның ышанычын яуларга тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге оешма әгъзаларына таныклыклар тапшыру тантанасында шулай дип белдерде.
Парламент башлыгы Татарстан Конституцион советын оештыруны тарихи әһәмияткә ия вакыйга дип атады. «Хакимият институтлары, гражданнар һәм оешмалар арасында конструктив бәйләнеш булдырырга кирәк. Кешеләргә аларның ТР Конституциясендә каралган хокукларын һәм иреген яклау тулы күләмдә тәэмин ителәчәген күрсәтү мөһим», - диде ул.
Мөхәммәтшин сүзләренчә, Конституцион совет халык, шул исәптән яшьләр белән бәйләнешкә керүдә мәгърифәтчелек мөмкинлекләреннән актив файдаланырга, Төп законны популярлаштыру белән шөгыльләнергә һәм тулаем алганда җәмгыятьтә конституцион культураны үстерергә тиеш.
«Шул ук вакытта, үз урыныңны табарга, хакимият органнары системасында тиешле урын биләргә кирәк. Совет илебездә һәм аннан читтә РФ субъектларын конституцион яктан үстерү өлкәсендә абруйлы эксперт мәйданчыгына әверелергә һәм үрнәк булырга тиеш», - дип искәртте ул.
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия һәм ислам дөньясы, безгә дус булган башка илләр арасында тоташтыручы буын вазифасын үти. Аның фикеренчә, бу җәһәттән конституцион-хокукый җайга салу потенциалын ачу, тышкы икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен кайсы урында законнарны көчәйтү кирәклеге хакында уйлау мөһим.