Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүче ир-атлар саны арткан
Контракт буенча хәрби хезмәткә аңлы рәвештә баручы ир-атлар саны арта. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы урынбасары Рөстәм Сафиуллин сөйләде.
«Әгәр элек без контракт буенча хәрби хезмәткәрнең портреты — 30-40 яшьлек һәм аннан да олырак дип сөйләсәк, хәзер кандидатлар яшьрәк. Мәсәлән, армия хезмәтен үтү белән шундук контракт буенча хезмәт итәргә киткән егетләр бар. Армия хезмәтен үтмичә, шунда ук контрактка кул куйган егетләр бар. Контракт буенча хезмәт итәргә хатын-кызлар да бара», — ди Рөстәм Сафиуллин.
Аның сүзләренчә, җәмгыятьтә махсус операция һәм аның белән бәйле булган һәрнәрсә бүген күпкә тынычрак кабул ителә. Әгәр элек кешеләрдә билгесезлектән курку булса, хәзер алгы сызыктан мәгълүмат тиз килә һәм бу проблема юк.
«Контрактчылар санын арттыру өчен стимуллаштыручы факторларның берсе — Казанның 200 мең сум түләве. Өстәп, хөкүмәт, хәйриячеләр һәм предприятиеләрдән түләүләр, мәгълүмат кырында да актив эш бара. Ирләр карарны аңлы рәвештә кабул итә, күбесен иптәшләре чакыра. Әлбәттә, мондый кешегә дусты һәм якташы белән бер бүлектә хезмәт итү уңайлырак булачак», – ди ул.
Сафиуллин сүзләренчә, элек контрактка кул кую өчен сайлап алу пунктына тәүлегенә 30-40 кеше мөрәҗәгать иткән булса, хәзер ике көн саен 107-122 кеше хезмәт итәргә китә.
- Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.