Казанда Совет һәм Идел буе районнары чикләре үзгәрәчәк
Казанда Совет һәм Идел буе районнары чикләрен үзгәртергә телиләр. Совет районына «Фәнни шәһәрчек» һәм «Курган» зират комплексын, ә Идел буе районы составына «Динамо» биатлон комплексын кертү планлаштырыла. Казан шәһәр Думасы тиешле закон проектын Татарстан Дәүләт Советына керткән, документ беренчел карау процессында.
«Закон проекты Казан шәһәре районнары чикләрен үзгәртүне <…>, шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары чикләрен Нурсолтан Назарбаев урамы буйлап Вахитов мәйданына кадәр күрсәтүдә техник хатаны бетерүне күздә тота», – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Шуңа бәйле рәвештә Казанда район чикләренең картографик тасвирламасын һәм карта-схемаларны яңа редакциядә бәян итәргә тәкъдим ителә.
Фаразланган үзгәрешләрне исәпкә алып, Совет районында халык саны якынча 600 кешегә артачак һәм 340 мең кеше тәшкил итәчәк, ә Идел буе һәм Вахитов районнарында халык саны үзгәрмәячәк.
Элегрәк Татарстан башкаласында район чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар үткәрелде, халык әлеге инициативаны хуплады.