Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара газ форумы кырларында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әңгәмәдәшләр Татарстан белән Санкт-Петербургның хезмәттәшлеген һәрьяклап үстерү, сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне ныгыту буенча алга таба адымнары турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов Петербургның «Экспофорум» газ форумын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан традицион рәвештә форум эшендә һәм тармак күргәзмәсендә актив катнаша.
Александр Беглов, үз чиратында, 2024 елда Ленинградның блокададан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулу уңаеннан истәлекле чаралар узачагын искәртте. Ул Татарстан җитәкчелегенә республика территориясендә яшәүче блокадачыларга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.