Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казанда юл йөрү бәяләрен кабат карап чыгачакларын сөйләде
Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казанда пассажир ташучыларның җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен үзгәртү турындагы гаризасын карау белән шөгыльләнә. Карар ел ахырына кадәр кабул ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина хәбәр итте.
«Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты адресына Казан башкарма комитетыннан 2024 елда Казанда автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар һәм багаж ташуга тарифларны яңадан карау тәкъдиме белән гариза керде. Бер тапкыр кулланыла торган билет өчен акчалата түләгәндә, тарифны — 36 сумнан 42 сумга, банк һәм транспорт картасы белән түләгәндә – 35 сумнан 38 сумга, ә электрон юл йөрү билеты белән (100 һәм аннан да күбрәк юл йөрүгә) түләгәндә 25 сумнан 30 сумга кадәр үзгәртергә тәкъдим ителә», — дип төгәллек кертте агентлык әңгәмәдәше.
Спикер мәгълүматларына караганда, юл йөрү бәясенә төзәтмәләр кертү турында карар кабул ителәчәк утырыш 20 декабрьгә кадәр узачак. Хәзерге вакытта ведомство тарафыннан оешманы нигезләүче документларга һәм финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ үткәрелә.