2023 елда Россиядә уртача айлык хезмәт хакы биш мең сумнан күбрәккә арткан
Россиялеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 2023 елның 8 аенда 5,2 мең сумга яки 7,5 процентка артып, 70,3 мең сумга җиткән. Әлеге мәгълүматларны Россия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голикова Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе генераль советы утырышында чыгыш ясаганда китерде, дип яза РИА Новости.
Шулай ук спикер Россиядә эшсезлек мәсьәләсенә дә кагылды. Хәзер ул 3 процент тәшкил итә — бу тарихи минимум. Аның сүзләренчә, мондый нәтиҗәгә социаль партнерлыкның барлык тармакларының тырышып эшләве нәтиҗәсендә ирешелгән, әмма әлеге күрсәткечне киметүне дәвам итәргә кирәк.
Голикова 2023 елда хакимиятнең 5 млрд сум бүлеп биргәнен өстәде. Бу акча эш бирүчегә ялланган хезмәткәрләрнең хезмәт хакы чыгымнарын өлешчә каплауга китәчәк.
Моннан тыш, сәясәтче 2023 ел ахырына 53 мең кеше эшкә урнашыр дип көтә.