Татарстанның Кукмара районында «Шевроле Нива» өч кабан дуңгызын таптаткан
Кукмара районында, Янсыбы авылына борылыштан ерак түгел, «Шевроле Нива» автомобиле йөртүчесе өч кабан дуңгызын таптаткан. Бу хакта «Хезмәт даны» район ЮХИДИ бүлегенә сылтама белән хәбәр итә.
«Фаҗига 31 октябрьдә 16.40 сәгатьтә «Кукмара — Шәмәрдән» автоюлының 2нче чакрымында була. «Шевроле Нива» автомобиле йөртүчесе кинәт кенә юлга чыккан кабан дуңгызларын бәрдерә. Шофер тиз генә тормоз педаленә дә баса, әмма туктый алмый. Алган җәрәхәтләрдән өч кабан дуңгызы да үлә», — дип аңлатма бирделәр район Дәүләт автоинспекциясендә.
Дәүләт автоинспекциясе кыргый хайваннарның юлга чыгу очраклары күбәю сәбәпле, машина йөртүчеләрне автомобиль юлларында игътибарлырак булырга чакыра.
Фото: © Кукмара районы ЮХИДИ