Стасишин: Төзелеш министрлыгы торакның квадрат метры бәясе ничек билгеләнүен тикшерәчәк
Россия Төзелеш министрлыгында гражданнар өчен торакның квадрат метры бәясен формалаштыру мәсьәләсен күтәрәчәкләр. Бу хакта ведомство башлыгы урынбасары Никита Стасишин Мәскәү күчемсез милек базары лидерлары форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Спикер билгеләп үткәнчә, ватандашлар өчен элек беркайчан да «квадрат» бәясе мәсьәләсе күтәрелмәгән, әмма хәзер аны караячаклар.
Ул шулай ук ведомство хезмәткәрләре квадрат метр бәясе нидән чыгып формалашуын, проектларның үзкыйммәте һәм рентабельлеген игътибар белән бәяләячәкләрен дә әйтте. Мондый тикшерүләрнең максаты — торакны гражданнар өчен арзанрак итү.
Бәя билгеләүне Үзәк Банк, Россия Финанс министрлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт бергә тикшерәчәкләр. Бәяләр белән бәйле хәлне төбәкләрдә дә тикшерәчәкләр, дип өстәде спикер.