Ростов-Дон шәһәренең «Дон-ТР» радиосында 4 татар теле дәресеннән торган цикл эфирга чыга
Ростов-Дон шәһәренең «Дон-ТР» радиосында «Разбудильник» дигән тапшыру эфирга чыга, анда сөйләм форматында чит телләрне өйрәтәләр. 2023 елның ноябрендә радио тыңлаучыларга татар мәдәнияте һәм әдәбияты дөньясы белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, татар теле дөньяда киң кулланыла торган 14 тел арасына керә, үзенең аһәңлелеге, төзеклеге һәм сүз формаларының төгәлләнүе буенча дүртенче урынны били. Россиядә бу телдә 5 миллионнан артык кеше сөйләшә.
Радиотапшыру кысаларында 1-30 ноябрьдә 4 татар теле дәресеннән торган цикл эфирга чыгачак, анда программаны алып баручы Андрей Константинов татар халкы тарихы, аның мәдәни үзенчәлекләре хакында сөйләячәк һәм үзе дә татар теле нигезләрен үзләштерәчәк. Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге каршындагы татар теле һәм әдәбияты курслары укытучылары Кадрия Гыйниятуллина һәм Гөлнара Шәрәфиева программаның кунаклары булачак.
Искәртеп узабыз, Ростов өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге милли мәдәният һәм татар халкын берләштерү нигезе буларак татар телен саклау һәм үстерү өчен теләгән һәркемгә татар телен өйрәнү мөмкинлеген бирә. Дәресләр сентябрьдән майга кадәр һәр якшәмбедә үткәрелә. Адресы: Ростов-Дон шәһәре, Обский тыкрыгы, 122/1.
«Разбудильник» программасы һәр сишәмбедә 7.20 сәгатьтә «Дон-ТР» радиосы эфирына чыга.