М12 трассасын Төмәнгә кадәр сузачаклар һәм рәсми рәвештә атамасын алыштырачаклар
Төзелеп килә торган М12 Мәскәү – Казан – Екатеринбург магистрален Төмәнгә кадәр сузачаклар. Моннан тыш, аңа рәсми рәвештә «Восток» атамасы (ул хәзерге вакытта кулланыла инде) биреләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы указны имзалады, дип хәбәр итә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.
Трассаны аның составына М7 «Волга» Казан – Дүртөйле автомобиль юлы участогын кертү хисабына озынайтачаклар. Моннан тыш, аңа төзелеп килә торган Дүртөйле – Әчет участогы, Р-242 Пермь - Екатеринбург автомобиль юлының Әчет – Екатеринбург участогы һәм Р-351 Екатеринбург – Төмән автомагистрале дә керәчәк.
«Шул рәвешле, М12 магистрален озынайту эшләре, нигездә, юл өслеген реконструкцияләүне күздә тотачак. Бу проектны инде 2024 елда ук төгәлләргә мөмкинлек бирәчәк», - дип искәртә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, М12 трассасының яңа маршруты һәм аңа «Восток» атамасы бирелү башка автотрассаларның да исемен алыштыруны таләп итәчәк. Элегрәк А-375 Хабаровск - Красный Яр - Ариадное - Чугуевка – Находка автомобиль юлы «Восток» атамасын йөртсә, хәзер аның актуальлеге бетәчәк.
Үз чиратында, М7 «Волга» трассасы маршруты элеккеге варианттан (Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа) яңасына (Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород – Казан) үзгәртеләчәк.