Мәскәү татарлары мохтариятенең татар телен саклау проектлары 22 төбәк лауреаты арасында
Мәскәү татарлары мохтариятенең туган телен саклау проектлары илнең 22 төбәгенең «Милләт горурлыгы» IV Бөтенроссия иҗтимагый премиясе лауреатлары арасына керде. Алар Россия халыкларының этномәдәни үсешенә һәм бердәмлеген ныгытуга керткән өлеше өчен билгеләп үтелде. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс Россиянең барлык федераль округларында узды, гаризалар Камчаткадан алып Калининградка кадәр территорияләрдән бирелде, диделәр мохтарияттә.
Премия лауреатлары өчен программада Мәскәү татарлары мохтарияте җитәкчесе Фәрит Фәрисов катнаша. Кичә, 1 ноябрьдә, конкурста җиңүчеләр Россия халыклары йорты эшчәнлеге белән танышты һәм статс-секретарь - Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Анна Котова, Россия халыклары йорты директоры Анна Полежаева, Россия халыклары ассамблеясе генераль директоры Александр Даркович белән очрашты.
Шул ук көнне премия лауреатлары Россия Иҗтимагый палатасы җитәкчелеге һәм премиянең оештыру комитеты әгъзалары белән очрашты. Бүген җиңүчеләр Җиңү музеенда «Бергәлек» йомгаклау форумында һәм Халыкара сәүдә үзәгендә «Россия халыклары» бөтенроссия форумында катнаша.
Кич белән Кече театр сәхнәсендә премияне тапшыру тантанасы уза, анда Мәскәү татарлары мохтарияте җитәкчесе катнаша. Чара 18.00 сәгатьтә башлана.
«Милләт горурлыгы» премиясе милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүче граждан җәмгыяте институтлары эшчәнлеген активлаштыру, иреклеләр (волонтерлык) хәрәкәтен үстерү, этномәдәни күптөрлелекне саклау һәм үстерү буенча эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә Россия гражданнарының катнашуын мотивацияләү, милләтара татулыкны һәм Россия милләтенең бердәмлеген ныгыту өчен булдырылды.