Новокузнецкиның «Чулпан» мәчетендә төп намаз залын файдалана башладылар
Новокузнецкиның «Чулпан» мәчетендә төп намаз залы файдалануга тапшырылды. Анда мәхәллә кешеләре ярдәме белән идәнне монтажлау һәм җылыту системасына тоташтыру эшләре башкарылды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шушы көннәрдә анда Кузнецк районының 50нче мәктәбе укучылары булды. 6 сыйныф укучылары укытучылары белән ислам дине белән танышты.
Әнвәр хәзрәт төп диннәрнең килеп чыгышы турында сөйләде. Балалар Коръән ятлау дәресләре уза торган бүлмәдә булды һәм Коръән укыганны тыңлады. Аннары кунаклар шәкертләр белән фотога төште һәм мәчет ашханәсендә татлы ризыклар белән сыйланды,диелә хәбәрдә.