Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Семигин белән очрашты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе Геннадий Семигин белән очрашты. Бу хакта республика Парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөхәммәтшин һәм Семигин дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты, шул исәптән норматив-хокукый базаны камилләштерү темасын турында да сөйләштеләр.
Искәртик, депутат Казанга «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашу өчен килде.
Чарада ул Татарстанны илнең милли сәясәтен яңарту идеясен хуплаган беренче төбәкләрнең берсе дип атады.
Депутат сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин карары белән документ өстендә эшләү дәвам итә. Стратегия тексты якындагы көннәрдә чыгачак.