Әлмәт районында чит ил автомобиле ат белән колынны бәрдергән
Кичә кич Татарстанның Әлмәт районында чит ил автомобиле ат белән колынны бәрдергән. Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны расладылар.
Фото: © социаль челтәрдән
Шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте Әлмәт янында булган. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиленең алгы өлеше бик нык зыян күргән. Шаһитлар әйтүенчә, машина йөртүче исән.
Ат белән колын исә алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
Фото: © социаль челтәрдән