«Казан Экспо»да Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына нәтиҗә ясыйлар
«Казан Экспо»да Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ябуга багышланган чара башланды. Көн дәвамында биредә фәнни секцияләр, күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылачак, шулай ук хезмәт алдынгыларын билгеләп үтәчәкләр.
Күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли колориты тасвирлана. Керү урынында кунакларны халык уен кораллары күргәзмәсе каршы ала, биредә төрле илләрнең артефактларын күрергә мөмкин. Алар, нигездә, төрки халыкларга багышланган. Күргәзмәдә шөлдерле барабан, тамбур һ.б. уен кораллары урын алган. Башка халыкларның уен кораллары аерым тәкъдим ителгән.
Бераз читтәрәк Сабан туе, Уяв, Питрау, Иван Купала һ.б. халык бәйрәмнәренә багышланган экспозиция урнашкан. Анда милли киемнәр, аш-су, хәтта төрле халыкларның музыкасы белән дә танышырга мөмкин.
Күргәзмә үзәгенең беренче катында Татарстанның чигүле картасы тәкъдим ителгән, анда һәр район җирле осталар иҗат иткән милли орнамент белән бизәлгән. Шулай ук чигүле әйберләр турында күбрәк белергә теләүчеләр өчен бизәкле сөлгеләр күргәзмәсе оештырылган, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе.