Федераль телеканалда Казанда узган Универсиада турында фильм күрсәтеләчәк
5 ноябрьдә «Матч ТВ» федераль телеканалында Казанда ярышларга әзерлек һәм аларны үткәрү турында «Универсиада. 10 елдан соң» дигән фильм күрсәтеләчәк. Картина 2013 елның июлендә Татарстан башкаласында узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы юбилеена багышланган.
Документаль фильмда Универсиада үткәрү идеясе ничек барлыкка килүе, 2011 елда Уеннарны үткәрү хокукы өчен көрәштә җиңелү, икенче заявка кампаниясе һәм анда җиңеп чыгу, Уеннар бүләк иткән онытылмас бәйрәм атмосферасы хакында бәян ителә. Боларның барысы хакында да тамашачыларга ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Халыкара университет спорты федерациясе (ФИСУ) президенты Олег Матыцин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Внешэкономбанк рәисе Игорь Шувалов, ТР спорт министры Владимир Леонов, синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева, Универсиада волонтерлары һәм шәһәрдә яшәүчеләр сөйләячәк.
Элегрәк «Универсиада. 10 елдан соң» фильмы 2023 елның сентябрь башында XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә конкурстан тыш программа кысаларында күрсәтелгән иде.
Фильм 11.05 сәгатьтә башлана.