Рөстәм Миңнеханов Юрий Урванов белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Федераль иминлек хезмәте Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсенең яңа башлыгы Юрий Урванов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Очрашуда Татарстан Хөкүмәте һәм чик буе ведомствосы арасындагы хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре хакында фикер алыштылар», - диелә хәбәрдә.
Чарада ТР Иминлек хезмәте секретаре Рафаил Гыйльманов һәм Федераль иминлек хезмәте Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсенең «Идел буе» чик буе контроле отряды «Казан-аэропорт» контроль-үткәрү пункты башлыгы Андрей Воронцов катнашты.
Юрий Урванов Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсен РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә октябрь аенда җитәкләде.