Уфада Муса Гәрәев турындагы фильмны декабрьдә тәкъдим итәргә җыеналар
Уфада атаклы хәрби очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев турындагы анимацион фильмны ясау азагына якынлаша. 14 минутлык фильмны быелның декабрендә тәкъдим итү планлаштырыла. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Муса Гәрәев турында фильм - ул бик катлаулы эш. Без ротоскоп техникасында анимация ясыйбыз. Күп этаплы катлаулы процесс килеп чыкты - башта киностудиядә барлык актерларны төшерделәр, барысын да монтажладылар, ә аннары аның буенча кадрлар ясый башладылар: аниматорлар – персонажлар, рәссамнар – фоннар, предметчылар техниканы ясый. Актерлар Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлаучылар булды», - дип сөйләде «Башинформ»га рәссам-аниматор Дамир Мөхәммәтьяров.