Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм турында җинаять эше тикшерүчесен зур күләмдә акча сарыф итүдә гаепләп кулга алганнар
Избенко һәм аның яклаучысы мәхкәмә утырышында кырыс чикләү чарасы сайламауны сораган. Гаепләнүче тикшерүдән качарга ниятләмәвен әйткән, кечкенә баласы, дәүләт бүләкләре барлыгын сөйләгән һәм өй сагына утыртуларын сораган. Әмма мәхкәмә аны 12 декабрьгә кадәр сак астына җибәргән.