Волынец Татарстан Дәүләт Советына күп балалы гаиләләргә бушлай «няня» бирергә тәкъдим итә
Татарстанда балалар омбудсмены Ирина Волынец республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә күп балалы гаиләләр өчен социаль «няня» бирү турында мөрәҗәгать җибәргән.
«Татарстан гаиләләренә социаль бала караучы бирү турындагы мәсьәләне каравыгызны сорыйм, бер үк вакытта 1,5 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә», - диелә Волынец мөрәҗәгатендә.
Моның өчен «Татарстанда гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» законга үзгәрешләр кертергә кирәк. Төзәтмәләр 1,5 яшькә кадәрге 3 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә балаларын көндез карашу өчен социаль «няня» хезмәте булдыруга кагылырга тиеш.
Татарстанда балалар омбудсмены әйтүенчә, аңа күп балалы ата-аналар мөрәҗәгать иткән һәм игезәк балаларны карау өчен «няня» тәкъдим итүне сораучылар булган.
«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада 2021 елда 4 гаиләдә өч игезәк бала туган; 2022 елда - 7 гаиләдә; 2023 елның 9 аенда - 2 гаиләдә», диелә мөрәҗәгать текстында.
Волынец фикеренчә, өч һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләр саны күп булмау сәбәпле, көндез балаларны карашырга социаль няня хезмәте билгеләү республика бюджетыннан зур чыгым таләп итмәячәк.