7 октябрьдән Газа секторында ким дигәндә 3828 бала үлгән
7 октябрьдән башлап, Газа секторында Якын Көнчыгышта конфликтның чираттагы эскалациясе башлангач, һәлак булганнарның гомуми саны 9277 кешегә җиткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Агентлык мәгълүматлары буенча, корбаннар арасында ким дигәндә 3828 бала да бар. Тагын 23 меңгә якын кеше төрле җәрәхәтләр алган.
- Искәртеп узабыз, 7 октябрьдә Израиль Газа секторы тарафыннан ракета һөҗүменә дучар булды. Барлыгы 4 меңнән артык ракета җибәрелгән, шуннан соң ХАМАС хәрбиләре чик буе районнарына басып керә башлаган. Моңа җавап итеп, Израиль саклану армиясе «Тимер кылычлар» дигән операция башлануы турында игълан итте.