Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Рөстәм Миңнеханов: Республикада бөтен милләтләр өчен яхшы шартлар бар

0

Татарстан Рәисе «Казан Экспо»да Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ябуга багышланган чарада катнашты. Биредә Идел буе халыкларының сәнгать кәсепләре тарихына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде һәм концерт булды.

«Безнең республикада бөтен милләтләр һәм халыклар өчен яхшы шартлар бар. Милләтләр татулыкта яши. Бүгенге бәйрәм ватаныбызда яшәүче халыкларның бердәмлеген раслый. Хәбәрләшеп эшләгәндә, дус-тату торганда гына без көчле була алабыз. Илебезгә басым булганда бердәм булуыбыз бик тә мөһим», - диде ул чыгышында.

Аның сүзләренчә, Россия белән дус булмаган илләр җәмгыятьне бүлгәләмәкче, кешеләрне милләткә һәм дингә аерып карамакчы була. «Илнең суверенлыгын яклауда, аның үсешендә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы татулык һәм тынычлыкны саклау - төп шарт булып тора. Бу максат белән, республикада төрле дәүләт программалары тормышка ашырыла», - дип искәртте ул.

«Этномәдәни хәрәкәт үсеше, рухи яңарышка зур игътибар бирелә. Татарстанда яшәүче халыкларның телләре, мәдәниятләре, традицияләре үсеше өчен шартлар тудырыла. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында да зур эшләр башкарылды», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Ул Татарстанда 13 Халыклар дуслыгы йортлары, үзәкләре, йөздән артык милли-мәдәни үзәкләр эшләвен әйтте.

«Дәүләт хакимияте органнары һәм милли-мәдәни оешмалар эшчәнлегендә Татарстан Халыклар Ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Рус милли берләшмәсе, Мөселманнарның Диния нәзарәте, Рус православ чиркәве митрополиясе зур роль уйный», - диде.

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - безнең йорт» этномәдәни фестиваленең соңгы елларда бөтен республиканы колачлавын әйтте. Чарада катнашучыларга энтузиазм, мәдәнияткә мәхәббәт белдерүләре һәм аны популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте.

Сәламләү сүзеннән соң Татарстан Рәисе Республика халыкларының этномәдәни үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әйтик, «Фидакяр хезмәт өчен» медален Нурлат районы Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева һәм Бөгелмә дәүләт рус драма театры артисты Галина Чистякова алды.

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән Балтач районы Нурмин урта мәктәбе китапханәчесе Гөлшат Шакирова бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә Тәтеш районы Киртәле мәктәбенең мордва теле һәм әдәбияты педагогы Галина Абраконова лаек булды.

«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме Казандагы Горький һәм Шаляпин музее мөдире Марианна Гавриловага һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең музыкаль һәм әдәби программалар баш редакциясе режиссеры Зөлфирә Мөхәммәдиевага бирелде.

«Крутушка» этник фестиваленең сәнгать җитәкчесе Лиса Бикмуллинага, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты деканы Лилия Сәрвәровага, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Хисамовка Татарстан Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

Бәйрәм чарасында Рәис исеменнән «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» муниципаль берәмлекләре арасында республика конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Гран-при исеменә Арча районы лаек булды.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о работе сервиса «Вместе с культурой»





Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о роли несырьевого экспорта в российской экономике


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

В районе Кунцево будет построен административно-деловой центр — мэр Москвы 



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Наташа Королёва

«Уже поперек горла стоит»: Пригожин поддержал Королеву после инцидента на ТВ




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы


WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о роли несырьевого экспорта в российской экономике



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России