Мөхәммәтшин Әлмәттә яшәүчеләрне шәһәрнең юбилее белән котлады
Бүген Әлмәт 70 еллык юбилеен билгеләп үтә. Тантаналы чарада шәһәр халкын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәясәтче Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән җыелган халыкка мөрәҗәгать итте, Әлмәтне бүген «республиканың алдынгы шәһәрләренең берсе» дип атады. Ул искәрткәнчә, Әлмәт зур булмаган авылдан шәһәргә әверелүенә Татарстан нефте ачылуга бурычлы.
«География картасында яңа шәһәрләр һәм эшчеләр бистәләре барлыкка килде, республиканың тулы бер төбәкләренең социаль торышы тамырдан үзгәрде. Әмма безнең төп байлыгыбыз – кешеләр, аларның күбесе ерак урыннардан килгән һәм үз язмышларын нефть чыгару белән бәйләгән», - дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин нефтьчеләрнең казанышларын аерым билгеләп үтте. «Бүген Татарстан илнең төп нефть чыгаручы төбәкләренең берсе (Россия нефтенең 7,2 проценты, 2022 елда – 36 млн тонна). «Татнефть» үзенең бөтен тарихы дәвамында шулай ук берничә чиктәш тармаклар өчен локомотив булып тора», - диде ул.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе хезмәт юлында уңышларга ирешкән әлмәтлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.